Баулы үзешчәннәре әниләр көненә әзерләнәләр
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне һәр кеше матур итеп, истә калырлык итеп үткәрергә тырыша. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге “Умырзая” ансамбле әниләр көненә бүләк әзерли. Әлбәттә, җыр.